Депутат Фәдбир Сафин: Безнең бурыч – Тукай мирасының чын асылын саклап калу
Бүген ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында депутат Фәдбир Сафин 2026 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтүнең әһәмияте турында чыгыш ясады.
«Бу – календарьның гади көне түгел. Бу безне Тукайның бөек шәхес булуын, аның татар халкы, күп милләтле Россия халкы, Евразиянең мәдәни киңлекләре тарихында нинди урын алып торуын уйландыра торган көн. Тукай бары 27 ел яшәде, ләкин кыска гомере эчендә милли горурлыгын татар кысаларында тотмады, аны югары мәдәният һәм җәмгыять җаваплылыгына һәм башка халыкларга хөрмәт дәрәҗәсенә күтәрде», – дип белдерде Фәдбир Сафин.
Ул Тукай иҗаты үз эченә көнчыгышны һәм көнбатышны, рус әдәбияты традицияләрен һәм халык сүзен алганын ассызыклап үтте. «Тукай иҗатын өйрәнүчеләр билгеләп үткәнчә, Тукайның иҗаты – рус, татар, казах, үзбәк, таҗик һәм башка әдәбиятларны бәйләп торган җеп. Безнең бурыч – Тукайның 140 еллыгына истәлекле чаралар, күргәзмәләр, әдәби чаралар уздыру гына түгел, аның мирасының чын асылын саклап калу булырга тиеш», – дип әйтте депутат.
Ул, шулай ук, чыгышында бер ел элек күрсәтелгән теләктәшлек нәтиҗәсендә, «Тере хәтер» проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. «Күренекле тарихчыларны, галимнәрне, язучыларны сайладык, ун кеше – татар эшлеклеләре. Моны ясалма фәһем ярдәмендә эшләдек. Бөтендөнья татар конгрессы да хуплады. Проект әзер. Шуны дәвам итәчәкбез. Мәктәп укучылары өчен яхшы кулланма булыр дип уйлыйм», – диде Фәдбир Сафин.