Иртәгә Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле булачак
Иртәгә, 16 апрельдә, Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII халыкара олимпиадага йомгак ясау тантанасы узачак.
Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов тәбрикләр, дип көтелә.
13-16 апрель көннәрендә Казанда Татар теле һәм әдәбиятыннан XIII халыкара олимпиада узды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 500ләп укучы катнашкан. Быел олимпиада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап үткәрелгән.
Олимпиадада катнашучылар – татар теле һәм әдәбиятыннан республика һәм төбәкара олимпиадалар призерлары һәм җиңүчеләре, интернет-тестлаштыруда һәм татар теле белән татар әдәбиятыннан әңгәмәләрдә катнашучылар. Финалистлар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗаты буенча проектларын тәкъдим иткән.
Әлеге сынаулар «Байтик» балалар белем бирү комплексы базасында оештырылган.