Песошин торак-коммуналь хуҗалык өчен тарифларның арту сәбәбен аңлатты
Торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләү – җылыту чорын авариясез узуны тәэмин итәргә тиешле кирәкле процесс. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышында белдерде.
«Һәр нәрсәнең башында энергия ресурсларына бәяләр арту белән бәйле берничә фактор тора. 1 гыйнвардан тарифлар 1,7 процентка артты. Әмма гражданнарның түләве тарифка гына түгел, куллану күләменә дә бәйле. Без һәр түләүне тикшердек, баланс комиссияләре уздырдык. Дөрес исәпләнмәгән акчаларның бер өлеше халыкка кайтарылды, әмма нигезләнгән чыгымнар булган урыннарда алар сакланып калды», - диде ул.
Песошин сүзләренчә, бер ел эчендә табигый газга бәя 9,6 процентка, газны транспортлауга – 11,6 процентка, электр энергиясенә – 11,3 процентка, электр энергиясен тапшыруга 15,2 процентка артты.
«Бу артулар тарифлар нигезенә салынган иде. Аңлау өчен: җылылык энергиясенә тариф структурасында 70-85 процентны газга бәяләр тәшкил итә, су белән тәэмин итүдә 70-80 процент электр энергиясенә туры килә. Әгәр болар барысы да арта икән, тарифларны индексацияләүне ничек урап узарга мөмкин. Боларның барысын да санасак, 2026 елда тарифларның уртача еллык үсеше 5,7 проценттан артмаячак», - дип аңлатты ул.
1 октябрьдән республика буенча тарифлар уртача 13,4 процентка артачак.