Башкортстанда сәнәгать зонасына БПЛА һөҗүме вакытында машина йөртүче һәлак булган
Башкортстанга БПЛА һөҗүме вакытында бер кеше һәлак булган, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров.
Ул пилотсыз очкычларның сәнәгать зонасы өстендә бәреп төшерелүе турында сөйләде. БПЛА җимерекләре предприятиеләрнең берсенә төшкән һәм янгын чыгарган.
«Кызганыч, Стәрлетамак сәнәгать зонасына БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә предприятиеләрнең берсенең ведомство янгын сагы йөртүчесе һәлак булды. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Һичшиксез гаиләгә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», - дип язды Хәбиров.