Рөстәм Миңнеханов Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Татарстанның илнең югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, югары белем бирү системасын камилләштерү, төбәк дәрәҗәсендә фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу барышында мәгариф һәм фән өлкәсендә Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Н.Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты президенты Анатолий Александровка һәм Мәскәү авиация университеты ректоры Михаил Погосянга «Дуслык» ордены тапшырды.
Бүгенге очрашуда шулай ук Академик С. Королев исемендәге Самара илкүләм тикшеренү университеты, Мәскәү физика-техника университеты, Д.И. Менделеев исемендәге Россия Химия-технология университеты һ. б. ректорлары катнашты.