Татарстан Рәисе Россия юстиция министры урынбасары белән фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ юстиция министры урынбасары Вадим Баланин һәм төзелеш проектлары экспертизалары Ассоциациясе Идарәсе Рәисе Леонид Ставицкий белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Очрашуда кайбер юнәлешләр буенча багланышлар, шул исәптән төзелеш проектларына экспертизалар системасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Россия экспертизалары ассоциациясе – төбәк эксперт оешмаларының экспертиза институтын һәм тулаем төзелеш тармагын үстерүдә катнашырга тиешле Гомумроссия һөнәри берләшмәсе.
Берләшмә эксперт бергәлегенең абруйлы активларын формалаштыру, эшчәнлекнең бердәм стандартларын эшләү һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук инвестиция-төзелеш циклында катнашучыларның барысы өчен дә уңайлы эш шартлары тудыру өчен булдырылган.