Тукай кәрзине
Бөек Тукай музеена
Бардык без сәяхәткә.
Күргәндәй булдым үзен
Якты монда, рәхәт тә.
Гаҗәпләндерде мине
Тукайның юл кәрзине.
Йөргән ул шагыйрь белән,
Күргәндер бик күп җирне.
Камыштан ул үрелгән,
Өр-яңа кебек үзе.
Мин дә аңа сокланып,
Ала алмый тордым күзне.
Гасыр буе шатландыра
Кечесен һәм олысын.
Саклый кебек Тукайның
Ул куллары җылысын.
Яшел Үзәннән Сөләйман Исмәгыйлев