Татарстанда оешмалар өчен махсус операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруга квота кертелә
Татарстанда оешмалар өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен квота кертәчәкләр. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды, аны депутатлар хуплады.
«Закон проекты буенча хәрби операциядә катнашучыларны эшкә алу өчен 200 кешедән артык хезмәткәре булган эш бирүчеләргә исемлектәге хезмәткәрләр исәбеннән 1 процент күләмендә квота кертү күздә тотыла», – диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Квотаны республикада 800 оешмага бирү күздә тотыла.
Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәт ветераннарының мәшгульлегенә өстәмә гарантияләр булдыру өчен тәкъдим ителә.