Казан дары заводындагы янгыннан соң җинаять эше кузгатылды
Казан дары заводындагы янгыннан соң куркынычсызлык таләпләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә.
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәл урынына тикшерүчеләр һәм криминалистлар чыкты. Тикшерүдән соң нинди суд экспертизалары кирәклеге билгеләнәчәк.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Казан дары заводында янгын чыккан. ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасының эшләве аркасында килеп чыккан.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ике кеше хастаханәгә озатылган.