Татарстан мөселманнары Дагыстанда су басудан зыян күрүчеләргә 5,5 миллион сум акча җыйган
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды икенче транш белән Дагыстандагы табигать бәла-казасыннан зыян күрүчеләр өчен 3 млн сум акча җибәрде. Моңа кадәр, бер атна элек, Дагыстан мөфтиятенең «Инсан» фонды карамагына 1,5 млн сум күчерелгән һәм шешәләргә тутырылган 4 тонна эчәргә яраклы су җибәрелгән иде. Акча җыю дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярдәм итүгә җавап итеп, Дагыстан Мөфтие Әхмәд әфәнде Абдуллаев Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән телефоннан сөйләшкәндә, республикадагы барлык мөселманнарга рәхмәтен белдерде. Алар табигать бәла-казасы нәтиҗәләре һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты. Дагыстанлыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды сайты аша акча күчереп ярдәм итәргә мөмкин.