Курганда «Татар мәдәниятенең күптөрлелеге» дип аталган бәйрәм чарасы үткән
Курган шәһәренең В.Шукшин исемендәге китапханәсендә «Татар мәдәниятенең күптөрлелеге» дип аталган очрашу узган. Чара милләттәшләр арасында милли мәдәният һәм традицияләр турында актив диалог өчен киңлек булган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Урал Аръягы татарлары» төркеме хәбәр итә.
Катнашучылар «Дуслык фестивале» кысаларында татарлар турында бик күп кызыклы фактлар белгән, татар телендә музыкаль һәм шигъри чыгышлар тыңлаган.
Чара Курган өлкәсе татар мәдәнияте үзәге катнашында узган. Үзәк мөдире Алена Ковригина кунакларны сәламләгән һәм барлык теләүчеләрне өйдә әзерләнгән чәк-чәк белән сыйлаган.
Традицион кул эшләре остасы Елена Пылкова үзенчәлекле күргәзмә һәм мастер-класс тәкъдим иткән. Аның иҗатында гади көнкүреш әйберләре этник мотивлы уникаль сәнгать элементларына әверелә.
Мастер-класста катнашучылар татар халкының традицион Казан читек җөе белән танышкан. Әлеге технология Татарстанда халыкларның матди булмаган мирасы объекты дип танылган.
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Урал Аръягы татарлары» төркеме