«Назарбаев университет» Татарстан гражданнарына укырга грантлар бүлеп бирә башлады
«Назарбаев университет» ел саен Татарстан кешеләре өчен уку грантлары бирәчәк. Ул Астанадагы югары уку йортында бушлай белем алырга мөмкинлек бирә. Бу елның августында белем бирү программасын башлап җибәрәчәк Татарстанның беренче өч гражданы билгеле инде. Бу хакта «Татар-информ»га университет вице-президенты Асель Увалиева сөйләде.
«Без мондый грантны өч дәрәҗә буенча бирәбез: бакалавриат, магистратура һәм докторантура. Ягъни безгә мәктәптән соң гына түгел, югары уку йортын тәмамлагач та керергә мөмкин. Без нәкъ менә Татарстан өчен берничә грант бүлеп бирергә карар кылдык. Әгәр элек барысы да гомуми конкурс нигезендә алынса, хәзер республиканың үз квотасы булачак. Без быел грант алачак өч кешене билгеләдек инде», - дип аңлатты агентлыкка әңгәмәдәш.
«Назарбаев университет» дөньяның иң яхшы югары уку йортлары рәтенә керә. Төп юнәлешләре – ясалма интеллект һәм яңа технологияләр. Анда керү өчен критерийлар – инглиз телен белү, аттестатта яхшы билгеләр, шулай ук халыкара фән олимпиадаларында катнашу һәм җиңүләр.
Университет зур ябык кампустан гыйбарәт, анда уку өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган: фәнни лабораторияләр, сыйфатлы тулай тораклар һәм лекорийлар, дип өстәде Увалиева.