Казанда каршеринг автомобиленең йөртүчесе светофорга бәрелгән һәм качып киткән
Казанда каршеринг автомобиленең йөртүчесе Сафиуллин - Габишев урамнары чатында багананы бәрдереп аударган һәм качып киткән.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Nissan Qashqai автомобиленең билгесез йөртүчесе кичә төнлә светофорга килеп бәрелгән, параллель рәвештә юл билгесенә дә зыян китергән. Нәтиҗәдә, светофор баганасы юлга ауган һәм машиналар хәрәкәтенә комачаулык тудырган. Машина йөртүче үзе авария урыныннан качып киткән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
Хәзерге вакытта светофорны юлдан алганнар, ә автомобильне штрафстоянкага җибәргәннәр. Машина йөртүчене эзлиләр.