Вахит Имамов: Гаяз Исхакыйның тууына 150 еллыкны тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә кирәк
Күренекле язучы, «Мәдәни җомга» газетасының элекке баш мөхәррире Вахит Имамов Гаяз Исхакыйның тууына 150 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәргә кирәк, дигән. Бу хакта ул Чистайның туган авылы Яуширмәдә Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәл утырышында чыгышында әйткән.
Иң элек, ул Гаяз Исхакый музеен булдырган һәм саклап торган өчен яуширмәлеләргә рәхмәтен җиткергән. «Әле безнең Исхакыйны «кайтару», аның музеен яңарту буенча эш бетмәгән. Ике елдан Исхакыйның 150 еллыгы була. Аны тантаналы рәвештә билгеләп үтмичә ярамый», – дип Вахит Имамов Татарстан җитәкчелеге тарафыннан бу датага җитди игътибар булачагына ышанычын белдергән.
Бөек шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү эшендә язучы Башкортостанны үрнәккә китерә. «Ишембай районы Көзән авылында туып үскән Зәки Вәлиди – чиста татарыбыз. Бүген аның авыл үзәгендә бик зур мәйдан. Анда 15 метр биелектә мәрмәр стелла урнаштырылган – Зәки Вәлидинең барельефы. Ул барельеф тирәли һәр район җитәкчесе үз кулы белән утырткан наратлар үсә… Зәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша салган йортны җимереп бетергән булалар, ул эшләгән мәдрәсәне дә җимерәләр, ләкин халык аны яңадан төзегән, ихатасы бүген дә шаккатарлык: мунчасы, коесы, чишмәсенә кадәр бар, йорт эченә керсәң, шаккатасың», – дип сөйләгән Вахит Имамов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ул, шулай ук, Башкортстан музейларында шәхесләрнең сынын ясауга да зур урын бирелүенә игътибарны юнәлткән. Язучы моны Татарстанда гомумән кулланылмаган бер үрнәк буларак әйтә. «Музей эчендә өстәл артында – Зәки Вәлиди. Сынын шундый итеп ясаганнар: тере кеше кебек «утырып тора». Шундый ук тәҗрибә Баймак районы Темәс авылында да бар. Шәехзадә Бабич, Зәки Вәлиди һәм башкаларның сыны «утырып тора», – ди Вахит Имамов.
Язучы әйтүенчә, Башкорстан Хөкүмәте Уфаның үзәк урамнарының берсе булган Фрунзе исемендәге проспектны Зәки Вәлиди исеме белән алмаштырган. Надежда Крупская исемендәге республика китапханәсенә дә Зәки Вәлиди исеме бирелгән. Ул, шулай ук, Миңлегали Шәйморатов шәхесенә дә игътибар зур булуын билгеләп узган. Аңа һәйкәл дә куелган, Шәйморатов исемен йөрткән авылдагы музей да соклангыч, дип сөйләгән Вахит Имамов. Ул, шулай ук, Мостай Кәримгә дә, Наҗар Нәҗмигә дә мәһабәт һәйкәлләр куелуын искәртеп үткән.
Вахит Имамов, шулай ук, Татарстанда атка атландырылган һәйкәлләр булмавын да әйтә. «Безнең бөтен бабаларыбыз мең ел буе атта йөргән. Безнең бөтен күренекле шәхесләребез атка атланган булырга тиеш. Бездә андый бердәнбер һәйкәл – Алабугада», – дигән.
«Әле безгә йокыдан уяныр өчен бик күп кирәк. Типкәләп кенә түгел, ут төртеп уятырга кирәк безне. Хәсән Туфанга да яхшы һәйкәл юк. Сибгат Хәкимгә дә куелмады, Галимҗан Ибраһимовка да юк», – дип төгәлләгән Вахит Имамов.