Миңнеханов: Салым бәхәсләрен хәл итү бюджетны тулыландыра һәм хокукый культураны ныгыта
Суд органнары эшендә салым бәхәсләре һәм салымнарны түләтү процесслары аерым урын алып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсендә белдерде.
«Бу эшләрне гадел хәл итү бюджетларны тулыландыруга гына түгел, җәмгыятьтә хокукый культураны ныгытуга да ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада икенче ел салымнар буенча бурычлар кимү тенденциясе күзәтелә. Моннан тыш, салым законнарын куллануга бәйле каралган эшләр саны да ике тапкырга кимеде. Шулай ук салым органнарының дәгъва белдерелә торган карарлары саны да кимеде.
Татарстан Рәисе шулай ук Арбитраж процессларга җәлеп ителергә мөмкин булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга игътибарлы булырга һәм мондый статуска ия затларга карата законнарда каралган барлык чараларны кулланырга чакырды.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү - безнең эштә өстенлек. Бу безнең илдә һәм республикада игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында аеруча зур әһәмияткә ия», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.