Казанда Сабан туе 20 июньдә традицион өч мәйданчыкта узачак
Татарстан башкаласында Сабан туе 20 июньдә өч традицион мәйданчыкта узачак: Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күлендә.
19 июньдә 18 сәгатьтән 22 июньдә иртәнге 8 сәгатькә кадәр әлеге локацияләрдә юл хәрәкәтен оештыру схемаларын үз эченә алган Казан Башкарма комитеты карары һәм аңа кушымта проектлары әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Моннан тыш, бәйрәм чаралары Казан ипподромында да узачак. Карар проекты нигезендә, кирәк булган очракта, «Казан» халыкара ат спорты комплексы янындагы парковка зонасының бөтен территориясендә машина кую һәм транспорт чаралары хәрәкәте 19 июньдә 00.00 дән 20 июньдә 23.59 га кадәр чикләнәчәк.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, 2026 елда сабан бәйрәме Татарстанның авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә 6 һәм 7 июньдә, Чаллыда – 13 июньдә, ә Казанда 20 июньдә узачак.