Һава торышы начар булу сәбәпле, Татарстанда берничә поезд тоткарланган
Татарстанда көчле кар сәбәпле, поездлар тоткарланган. Бу турыда Горький тимер юлы сайтында хәбәр ителә.
Тоткарланган поездлар:
- №111 Круглое Поле – Мәскәү (8 сәг 30 минутка тоткарлана),
- №115 Томск – Адлер (4 сәг 32 минутка тоткарлана).
Вагоннарда уңайлы температура режимы тәэмин ителә, диелә хәбәрдә. Графиктан 4 сәгатькә тоткарланган поезд пассажирларына өстәмә туклану бирелә.