Миңнеханов һәм Трегулова Татарстанда күргәзмә оештыру турында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясе генераль директоры Зөлфира Трегулова белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week форумын уздыру кысаларында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Третьяков галереясе— рус сәнгатенең иң зур музее, ул дөньякүләм танылган, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Безнең яхшы мөнәсәбәтләр урнашуы, үзара файдалы һәм тыгыз хезмәттәшлек җайга салынуы куанычлы», - диде ТР Президенты.
Алар Татарстанда мәдәният һәм туризм өлкәсендә уртак проектларның перспективалары, Третьяков галереясе фондларын җәлеп итеп, Татарстан мәдәни учреждениеләре базасында күргәзмә проектларының озак сроклы программасын формалаштыру, Третьяков галереясе музейларында Татарстан экспозицияләрен күрсәтү турында фикер алышты.
Моннан тыш, Миңнеханов һәм Трегулова Казан Кремленең җәмәгать урыннарын музей-күргәзмә белән тулыландыру, Татарстан музейлары хезмәткәрләренең Третьяков галереясыендә стажировка үтү буенча уртак эшнең мөһимлегенә игътибар итте.
Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.