Собянин Мәскәүдә мобилизацияләнүчеләр өчен өстәмә түләүләр билгеләде
Хәрби хәрәкәттә үз теләге белән катнашучы кеше һәм аның гаиләсе өчен Мәскәү хакимияте тарафыннан кертелгән матди ярдәм чарасы мобилизацияләнгән кешеләргә дә кагылачак. Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянинга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Кораллы көчләргә өлешчә мобилизация турындагы указны имзалады, - диде шәһәр башлыгы. - Бүген үк Мәскәүдән берничә мең ир-ат үз теләге белән хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. <..> Мин хәрби хәрәкәтләрдә үз теләге белән катнашучыга һәм аның гаиләсенә өстәмә матди ярдәм чаралары турында карар кабул иттем».
Ярдәм чараларын «Президент указы нигезендә Мәскәүдә чакырылачак гражданнарга да таратырга кирәк», диде Собянин.
Мәскәү мэры өлешчә мобилизация турындагы указ мәҗбүрилектән кабул ителүен, әмма вакытында һәм, әлбәттә, кирәкле, дип санавын белдерде.
Искәртик, бүген иртән Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды.
Саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш, бу гражданнарның гомуми саныннан 1 проценттан бераз артыграгын тәшкил итә. Чакырылыш этаплы булыр дип көтелә, студентлар һәм «срочник» солдатлар анда эләкми.