Владимир Путин КАМАЗ коллективына рәхмәт белдерде
КАМАЗ коллективына Россия Президенты Владимир Путин рәхмәт белдерде. Бүләкләү тантанасы бүген Казан Кремлендә узды. Тантананы Татарстан Республикасының Премьер-министры үткәрде.
«Алексей Песошин «КАМАЗ»ның Казандагы вәкиллеге директоры – республикада хакимият органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Александр Ушенинга РФ Президенты Рәхмәтен тапшырды», – дип хәбәр итте компаниянең матбугат хезмәте Telegram-каналында.
Татарстан компаниясе коллективын яңа махсус техника эшләүгә һәм булдыруга зур өлеш кертүләре, илнең саклану сәләтен ныгытулары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен билгеләп үттеләр.