Казанда яшәүчеләрнең чирек өлеше дүрт атна дәвам итә торган ялны идеаль дип саный
Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең чиреге – 25 проценты дүрт атна дәвам иткән ялны идеаль дип саный. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Сорау алуда катнашучыларның 24 проценты өч атналык ялны иң кулай дип тапкан, ә 20 процентына ике атна барган ял да туры килә. Сораштырылучыларның 14 проценты дүрт атнадан күбрәккә сузылган буш вакытны идеаль дип саный. Казанлыларның нибары 7 процентына гына ун көнлек ял кулай тоела.
Ирләр дүрт атна яки аннан да озаграк озак ял итү турында ешрак хыяллана (хатын-кызлар 46 процент булса, ир-атлар – 32 процент). 80 мең сумнан артык акча эшләүчеләргә (39%) караганда 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы алып эшләүче казанлылар ( 44 процент) шундый ял өчен күбрәк тавыш биргән.
Шул ук вакытта, 2021 елгы шундый ук тикшеренүләр белән чагыштырганда, ун көннән алып өч атнага кадәр барган ялны россиялеләр ешрак идеаль дип бәяли башлаган. Алдагы еллар белән чагыштырганда, россиялеләр дүрт атна һәм аннан да күбрәк ял итәргә сирәгрәк теләк белдерә башлаган.
Сораштыру 2022 елның 7 – 10 июнендә үткәрелгән.