Аксубай музеенда татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга багышланган китап тәкъдим ителде
Халыкара музейлар көнендә Аксубайның Хәсән Туфан музей-йортында сәнгать әһелләренең дустанә очрашуы узды. Чарада биредә туып-үскән күренекле шагыйрь, татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанга багышланган китап тәкъдим ителде. Басманың авторы – татар халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Китап тәкъдим итү кичәсендә шулай ук Аксубай районының якташлар җәмгыяте рәисе Марат Гарифуллин, язучы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рушания Низамова, Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнүчесе, китапханәче Роза Хәмидуллина, якташыбыз, үзенчәлекле шагыйрә Асия Хәсәнова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, китапханә хезмәткәрләре Фаимә Гатина, Гүзәл Сафина, Гөлфия Низамова, район музейлары хезмәткәрләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.
Алар бүгенге көндә дә күңелләрен җылытып торган хатирәләре белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар шагыйрәгә иҗаты өчен рәхмәт белдерделәр.
Клара Булатова җыелучылар игътибарына үзенең яңа җыентыгыннан шигырьләрен тәкъдим итте. Ул китапханәгә берничә данә китап бүләк итте.