Әгерҗедә Донбасстан күченеп кайткан күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтелде
(Әгерҗе, 19 март, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» бөтенроссия акциясе кысаларында Әгерҗенең «Авангард» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм активистлары ДНРдан Иж-Бубый авылына күченеп кайткан гаиләгә гуманитар ярдәм күрсәтте. Кичә активистлар Донбасстан Әгерҗе районына күченгән күпбалалы гаиләнең хәлен белде. Исегезгә төшерәбез, гаиләдә 13, 12, 10 һәм 9 яшьлек дүрт бала тәрбияләнә. Элегрәк «Әгерҗе хәбәрләре» әлеге гаиләгә «Бердәм Россия» партиясенең Әгерҗе җирле бүлеге Яшь гвардиясе ярдәме белән гуманитар ярдәм күрсәтелде, дип язган иде. Активистлар барлык битараф булмаган Әгерҗе халкына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.