Казанда шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар бала өстенә төшкән
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндез Казанның Краснодон урамында гадәттән тыш хәл булган.
Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, шәхси йорт түбәсеннән ишелгән кар 9 яшьлек малай өстенә төшкән.
Урынга ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре килгән. Баланы тикшерәләр. Тулырак мәгълүмат ачыклана.