Сергей Лавров: Көнбатышның үз-үзен тотышы аның ышанычсыз булуын раслый
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров сүзләренчә, Көнбатышның үз-үзен тотышы аның ышанычсызлыгын күрсәтә, хәтта Украина белән бәйле вазгыятьне исәпкә алмаган очракта да. Сергей Лавров «Россия лидерлары» конкурсының «Халыкара» трек финалистлары белән әңгәмә барышында шулай дип сөйләде. Бу турыда РИА Новости яза. «Украинадагы вазгыятьтән читләшеп, санкцияләргә бәйле хәлне кертмичә карасак та, Көнбатышның үз-үзен тотышы аның ышанычсыз булуын раслый. Дөньяның төп валюталар җыелган бер өлеше буларак та, икътисади партнерлар буларак та, алтын валюта резервлары саклана торган илләр буларак та. Урлап бетерәчәкләр», — дигән Лавров. Министр искәрткәнчә, Көнбатыш Россиягә каршы, шул исәптән ил банклары һәм предприятиеләре өчен дә, санкцияләрне катгыйландырды. Өстәвенә, чит ил компанияләренең бер өлеше Россия базарыннан китү яки эшчәнлекне туктатып тору турында белдерде. Россиягә каршы санкцияләр кертүгә ДНР һәм ЛНР бәйсезлеген тану, шулай ук 24 февраль көнне РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән Украинада махсус операция сәбәп булды.