Түбән Кама җирле иҗтимагый үзидарәләре 6 миллион сумлык грантка ия булды
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Түбән Кама һәм Кама Аланы җирле үзидарә рәисләре республика грантлар конкурсында катнашты. Алар откан гомуми сумма 6 420 000 сум тәшкил итте. Акча йорт яннарын төзекләндерүгә, активистларны - микрорайоннарның җәмәгатьчеләрен бүләкләүгә һәм төрле чаралар үткәрүгә тотылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Җирле иҗтимагый үзидарәләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек, төзекләндерү эше, хокук бозуларны кисәтү белән шөгыльләнә, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә, вакцинациядә ярдәм итәләр, авыруларга дарулар китерәләр, башкарма хакимият белән очрашулар оештыралар, сайлауларда һәм халык санын алуда катнашалар, микрорайоннарда депутат кабул итүләре оештыралар», - ди белгечләр.