Узган тәүлектә Татарстанда алты кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә ковидтан тагын алты кеше үлгән.
Республикада коронавирустан барлыгы 1810 үлем очрагы теркәлгән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә.
Йогышлы чирдән 1947, 1938, 1936, 1955 елгы дүрт хатын-кыз вафат. Шулай ук коронавирус китереп чыгарган авырудан 1939 һәм 1950 елларда туган ике ир-ат үлгән.