Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә 8 Март бәйрәменә багышланган видео куйды
![Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә 8 Март бәйрәменә багышланган видео куйды](https://tatar-inform.tatar/attachments/a34e94fca30d2e495a46084be4182a76c588afc3/store/crop_and_fill/33/109/4817/2706/780/440/7f5cd8044e952f144b0ee96e975f61d2e37f6a51e1c0bc135339cac13a26/VVS_3682.jpg)
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган видеоролик белән уртаклашты.
«Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!» — дип язган ул.
Аның язылучылары котлау сүзләре өчен Президентка рәхмәт белдерә.
«Бик зур рәхмәт сезгә, кадерле Рөстәм Нургалиевич!!!» — дип җавап биргәннәр.
Россия Президенты Владимир Путин элегрәк үз котлавында пандемия шартларында эшләүче хатын-кыз табибларга һәм хатын-кыз хәрбиләргә аерым рәхмәт белдергән иде.