Фән министрлыгы: Вузларда белем алу бәясе арту турында мәгълүмат дөрес түгел
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларында белем алу бәясенең күтәрелүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә. «Югары уку йортларында белем бирү хезмәтләренең бәясе арту турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми», - диелә хәбәрдә. Министрлыкта искәртеп үтүләренчә, беренче курста уку бәясе билгеләнгән инде һәм ул быел үзгәрмәячәк. Калган курсларда белем алу бәясе хезмәт күрсәтү килешүләрендә беркетелгән һәм берьяклы тәртиптә яңадан каралмый.