Россия Һава-космик көчләре бер тәүлектә Украинадагы 158 хәрби объектны юк иткән
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Һава-космик көчләре узган тәүлектә Украина территориясендәге 158 хәрби объектны юкка чыгарган. РФ Саклану министрлыгының рәсми вәкиле Игорь Конашенков шулай дип белдерде. Конашенков искәртеп үткәнчә, һавада өч истребитель (ике «МиГ-29» һәм бер «Су-27») бәреп төшерелгән. Моннан тыш, ПВО С-300 зенит-ракета комплексының ике дивизионы, өч «Бук М-1» үзйөрешле җайланмасы сафтан чыгарылган, сугыш кирәк-яраклары саклана торган тугыз склад юк ителгән. Саклану министрлыгы вәкиле шулай ук Украина Хәрби-һава көчләренең Житомир районында урнашкан Озерное аэродромы сафтан чыгарылуы хакында хәбәр итте. РФ Президенты Владимир Путин быелның 24 февралендә Украинада махсус хәрби операция башлануы турында белдерде.