Татарстанда ике градус җылылык һәм көчле буран көтелә
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә буран, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Юлларда күз күреме 1 чакрым һәм аннан да кимрәк булуы фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез җепшек кар, кар көртләре һәм урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, ә көндез +2 градуска кадәр күтәреләчәк.