Донбасстан эвакуацияләнүчеләр аркасында Воронежда гадәттән тыш хәл режимы кертелде
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Донбасстан эвакуацияләнүчеләр агымы арту аркасында Воронеж өлкәсендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Төбәк Хөкүмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Гадәттән тыш хәл режимы Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясеннән эвакуацияләнгән кешеләр саны арту аркасында кертелә. «Мондый режим безгә Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килүче кешеләрнең саны артуга бәйле рәвештә кертелә. Аларны вакытлы пунктларда мөмкин кадәр оператив урнаштырсыннар һәм тиешле уңайлыкларны тәэмин итсеннәр өчен барлык ресурсларны да эшкә җигәргә кирәк», - диелә хәбәрдә. Хөкүмәттә билгеләп үтүләренчә, кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә: кешеләрне көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә, беренче чираттагы проблемаларына финанслар бүлеп бирергә, коронавирус инфекциясенә тест үткәрергә (һ.б.) кирәк. Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, гадәттән тыш хәл режимы чынлыкта эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү белән мәшгуль булучыларга карата гына гамәлдә. 910 качак (шуларның 358е – балалар) утырган тәүге поезд Воронежга иртән килде. Тиздән икенче поездның килүе көтелә, андагы пассажирларның саны да шул чама булачак. Төбәктә качакларны урнаштыру буенча 42 вакытлы пункт булдырылган, алар 4,5 мең кешегә исәпләнгән. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен өйрәнергә күрсәтмә бирде.