Татарстанда ике кеше һәлак булган куркыныч авариянең нәтиҗәләре видеога эләккән
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фура һәм җиңел автомобиль бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган. Җитди юл һәлакәте Татарстанда М7 трассасының Оренбург юлына таба борылышы алдыннан килеп чыккан. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авариянең шаһитлары сөйләвенчә, «Лада» җиңел машинасы югары тизлектә кирпеч төягән фурага килеп бәрелгән. «Җиңел автомобильдә ике кеше иде. Икесе дә һәлакәт урынында вафат булды», — дип ачыкладылар юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләр.