Рафис Борһанов Идел буе физик культура университеты ректоры итеп расланды
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Рафис Борһанов бүген рәсми рәвештә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты җитәкчесе итеп расланды. Россия спорт министрының 2022 елның 20 гыйнвардагы боерыгы белән Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазифасына биш елга расланды, дип хәбәр итте университетның матбугат хезмәте. Былтыр 27 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә ректор сайлау узды , дип язган идек.