Түбән Кама теш дәвалау хастаханәсендә ремонт башланды һәм яңа җиһазлар кайтарыла
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 1 гыйнварыннан Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсе Үзәк хастаханә составыннан чыкты. Хәзер сырхауханә «Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исемен йөртә. Биредә капиталь ремонтка керешкәннәр, бер үк вакытта матди-техник базаны яңарталар, якын арада кабинетларга заманча җиһазлар кайтачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Теш дәвалау сырхауханәсенең эш вакыты шул ук кала. Балалар һәм өлкәннәр табиблары медицина полислары буенча дәүләт гарантияләре программасы кысаларында (түләүсез) ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Авырулар шулай ук талон буенча кабул ителә, кичектергесез ярдәм исә тәүлек буе күрсәтелә. Кабул итүгә Россия Дәүләт хезмәтләре порталы яки ЕСИА аша язылырга мөмкин. Кызганычка, Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы әлегә ачык түгел, бу яңа программага күчү белән бәйле. Терминаллар аша һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайтында язылу мөмкинлеге турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез. Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсендә регистратура телефоннары үзгәрде: 8 (8555) 40-40-23; 8-939-310-60-23. Пациентлар өчен шулай ук кайнар элемтә телефоннары да эшли: 8 (8555) 40-41-05; 8-939-310-61-05.