Иммунолог коронавирус инфекциясенең симптомнары сизелерлек үзгәрмәве турында белдерде
(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең симптомнары сизелерлек үзгәрмәде, аларның чагылышы конкрет бер кешенең үзенчәлекләренә бәйле.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог, аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә.
Лондонның Король көллияте тикшеренүчеләр төркеме элегрәк коронавирус инфекциясенең гомуми симптомнары үзгәрүе турында белдергән иде. Галимнәр раслаганча, вирусның мутацияләре нәтиҗәсендә баш авырту, томау һәм тамак авырту инфекциянең иң киң таралган симптомнарына әверелгән.
«Мин үзем дә, коллегаларым да симптомнарда (температура күтәрелү, тамак авырту, йөткерү) ниндидер сизелерлек үзгәрешләр тоймады. Минем карашымча, барысы да конкрет кешегә – аның йомшак урыны кайда икәнлегенә һәм моңа кадәрге анамнезы нинди булуына бәйле», - дип шәрехләде гаризаны Жемчугов.