Урманчы Чирмешән укучылары өчен дәрес үткәргән
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чирмешән урманчылыгының Светлогорск кишәрлеге урманчысы Владимир Кудряшов Ульяновск урта мәктәбе урманчылыгы балалары өчен «Татарстан Республикасында урманнарны саклау турында» дәрес уздырган.
Владимир Кудряшов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган чаралар һәм тармак һөнәрләре турында сөйләгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Урман — ул безнең байлыгыбыз һәм җир йөзендәге яшәеш чыганагы. Аны саклау — һәр кешенең бурычы», — дигән ул.
Очрашу азагында 2020 елда мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясаганнар һәм 2021 елга бурычлар билгеләгәннәр.