Алабугада аккумлятор кабул итә торган павильоннар куелды
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Алабугада «Экология» илкүләм проекты кысаларында автомобиль аккумляторлары кабул итә торган ике яңа павильон ачылды. Павильоннар Округ шоссесы, 15 йорт һәм Бакый Урманче урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Алабугада яшәүчеләр автомобиль һәм мотоцикл аккумляторларын тапшыра ала. Аккумляторлар башта складта сакланачак, аннары аларны эшкәртүгә җибәрәләр. Павильоннар рәсми төстә 15 февральдә ачылачак.