Мәскәүдә милли кинематографны уеннар аша өйрәнергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 22 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Киноҗомга» кунаклары проектның авторы, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Дусаева үткәргән киновикторинада катнашты.
Милли кинематография турында 20 сорау һәм һәрберсенең җавабына дүртәр вариант тәкъдим ителгән. Алар, нигездә, күрсәтелгән фильмнарның мотивлары буенча формалаштырылган, шулай ук проектның үзе турында фактлар кертелгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте .
Дөрес җавапларның иң күп өлешен (14/20) берьюлы ике катнашучы — Д.Фатехов һәм А. Хәйруллина бирде. Мәскәү татарлары автономиясеннән җиңүчеләр ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Безнең йортка 100 ел» дигән китап - приз алды.
Күп сорауларга җавап биргән катнашучылар кызыксындыру бүләкләренә лаек булды. Барлык киновикторина кунаклары татлы бүләкләр алды.
Кичә ахырында дөнья кинематографының барлыкка килүе турында фильм күрсәтелде.
«Киноҗомга» проекты ТРның атказанган артисты Ләйсән Дусаева, Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән оештырылды.