Удмуртиядә яшәүче хатын Истанбул - Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиядә яшәүче хатын-кыз Истанбул - Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган. Казан аэропортындагы полициянең линия бүлеге кизү частенә Истанбул – Казан рейсы пассажирларының берсе очкычта җәнҗал чыгаруы хакында хәбәр килгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Очкыч аэропортка төшкәч, Удмуртиядә яшәүче исерек хәлдәге 30 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар. Очыш вакытында ул үзен агрессив тоткан һәм бортпроводникны мыскыл иткән. Пассажирга берничә тапкыр кисәтү ясасалар да, файдасы булмаган. Хатын-кызга карата «Вак хулиганлык», «Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү» һәм «Тимер юл, һава яки су транспортында гражданнарның үз-үзен тоту кагыйдәләрен бозу» маддәләре нигезендә административ хокук бозулар буенча берьюлы өч беркетмә төзегәннәр. Хәзер агрессив туристны 15 тәүлеккә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр.