Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнаш гаиләдә үскән яшьләр дә катнашкан
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Шәрыкне өйрәнү Югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиясендә катнаш гаиләдән балаларның катнашуын әйтте. «Иң сөендергәне — катнаш гаиләдә үскән балалар булу. Алар хис-кичерешләрен үзләре аша үткәреп, укучыга җиткерә алган. Яшьләребез өчен зур горурлык уянды. Аларның тәрҗемәләре — башка мәдәният вәкилләренең теленә үтеп керә алырлык дәрәҗәдә тәрҗемә ителгән иде», — диде ул Татар китабы йортында узган премия тантанасында . Белгеч фикеренчә, иҗат ителгән әсәрләрне башка мәдәният вәкилләренә ирештерә алырлык, җаннарын дулкынландыра алырлык итеп тәрҗемә итү — зур сәләт. «Төрек теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрне укыганда миннән дә кызыклырак уйлап чыгарганнар, дигән фикерләр туды», — диде ул. «Мәсәлән, Шәриф Камалның „Курай моңы“ әсәренең тәрҗемәсен тикшердек. Күбесе немец, француз, инглиз, төрек телләренә тәрҗемә иткән. Еллар үтү белән бу премиянең үткәрелеп торуын телим. Бу бәйгедә катнашкан һәр кеше үзен җиңүче итеп хит итә ала», — диде Эльмира Хәбибуллина.