Сертификатлаштыру үзәге коронавируска каршы вакциналарның хәләллеген тикшерәчәк
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Хәләл» халыкара сертификатлаштыру үзәге коронавирус инфекциясенә каршы вакциналарны тикшерү өчен сораулар көтә, чөнки аларның хәләллегенә (рөхсәт ителгән булуы) бәйле мәсьәлә мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үзәкнең генераль директоры Айдар Газизовка сылтама белән хәбәр итә. «Азык-төлек продуктларының да, кеше организмына эләгергә мөмкин булган башка әйберләрнең дә хәләллеге – мөселманнар өчен мөһим фактор. Моңа дарулар да, төрле өстәмәләр, косметик чаралар да (һ.б.) керә. Без, әлбәттә инде, аның составына карыйбыз. Чөнки укол аша кеше тәненә, организмга үтеп керә торган препарат хакында сүз бара», - диде Газизов. Ул хәзерге вакытта вакцинаның хәләллегенә бәйле мәсьәләнең мөселман илләрендә дә, Россиядә яшәүче мөселманнар өчен дә шактый актуаль булуын искәртте.