Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановны Яңа ел белән котлады
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Узып бара торган ел гади булмады, ул күп нәрсәгә өйрәтте һәм характерны чыныктырды. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган котлау открыткасында язган. «Киләсе 2021 елда барысы да яхшы булсын. Без көчлерәк һәм бердәмрәк булдык, үз көчебезгә ныграк ышанабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, уңышлар, ныклы сәламәтлек телим!» — дип язган Комаров.