Кукмара районының Кортлык һәм Ядегәр авылларында табиб амбулаториясе ачылды
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Кортлык һәм Ядегәр авылларында фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясен ачу Кукмара муниципаль районы авылларында яшәүчеләр өчен чын Яңа ел бүләге булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Яңа медицина объектларында авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Фельдшер-акушерлык пунктында һәм табиб амбулаториясендә кирәкле мебель һәм медицина җиһазлары барысы да урнаштырылган. Читать дальше...