Бөгелмә районында полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә урман кисүне туктаткан
(Бөгелмә, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). 26 ноябрьдә полицейскийлар тикшерү чаралары барышында Бөгелмә шәһәре урманчылыгы территориясендә законсыз урман үсентеләрен кисү фактын ачыклаган. Бу хакта район газетасы яза.
Бөгелмә шәһәренең бер оешмасы хезмәткәрләренең алга таба сату өчен агачларны законсыз рәвештә кисүләре ачыкланды. Зыян суммасы ачыклана.
Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә.