Башкорт опера һәм балет театры артисты Радимир Галимов 47 яшендә вафат булды
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкорт опера һәм балет театры оркестры артисты, тромбоннар төркеме концертмейстеры Радимир Галимов авырудан соң вафат булды. Аңа 47 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Башкорт дәүләт опера һәм балет театры коллективы оркестр артисты Радимир Галимов вакытсыз вафат булу сәбәпле кайгыда. Без сәләтле музыкантны, тромбонда уйнауның әйдәп баручы остасын югалттык. Бу матәм көнендә Радимир Галимовны белгән һәм яраткан туганнарының һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Шат күңелле һәм якты кеше турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә сакланыр», — диелә театр хәбәрендә. Моңа кадәр музыкантларның берсе коронавирус инфекциясе белән авыру сәбәпле, яңа спектакль премьерасы кичектерелү билгеле булды, диелә хәбәрдә.