Татарстанда беренче тапкыр Муниципаль инвестиция форумы узачак
Татарстанда беренче тапкыр Муниципаль инвестиция форумы узачак. Чараның эшлекле программасы 24 майдан 25 майга кадәр була. Форум үзе 23 майда башлана. Бу хакта Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары милли ассоциациясе хәбәр итә.
24 майда пленар утырыш узачак. Анда муниципаль инвестицион вәкаләтле вәкилләр институтын үстерү хисабына муниципаль берәмлекләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, төп трендларны анализлау һәм «муниципаль инвестицион стандартны» популярлаштыру турында фикер алышачаклар.
Модератор буларак «Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары милли ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Рафаэль Хөсәеншин чыгыш ясаячак. Спикер буларак Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Иннополис мэры Руслан Шагалиев, Россия Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле Ольга Езикеева чакырылган.
Бу көнне «Муниципаль дәрәҗәдә инвесторлар белән эшләү системасын төзү. Муниципалитетлар һәм шәһәр мохитен үстерүнең уңышлы практикалары, РФ муниципалитетларында масштаблаштыру өчен мөмкин булган карарлар» эшлекле сессиясе уза. Анда Татарстан районнары һәм бизнес-берләшмәләр башлыклары катнаша. 25 майда Korston Club Hotel мәйданчыгында Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары милли ассоциациясе тренинг үзәгеннән мастер-класслар тәкъдим ителә. Чарага теркәлү сайтта үтә.