Түбән Кама ветераннары һәм депутатлары беренче төзүчеләре каберләренә чәчәк куйды
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Айдар Метшин һәм Түбән Кама ветераннары, шулай ук шәһәр Советы депутатлары беренче төзүчеләр һәм шәһәр җитәкчеләре каберләренә чәчәкләр салды. 1966 елда шәһәр статусы бирелгән Түбән Кама тарихы үз язмышларын яңа шәһәр төзелеше һәм аны торгызуга багышлаган йөзләгән кешенең тормыш-яшәешенә бәйле. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бүген, Түбән Каманың туган көне һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, үз тормышын шәһәргә багышлаучыларны искә алу традициясе дәвам итә. Аларны искә алу өчен, шәһәр зиратының мактаулы гражданнары аллеясенә Айдар Метшин, башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Түбән Кама ветераннары һәм беренче төзүчеләре, шәһәр депутатлары җыелды. Бүген Түбән Кама үзенең күренекле кешеләре белән горурлана ала. Нәкъ менә шуңа күрә чәчәкләр салу тантанасында катнашкан ветераннар бүгенге традицияне, һичшиксез, саклап калырга кирәклеген җиткерделәр. Айдар Метшин сүзләренчә, киләчәктә Мактаулы гражданнар аллеясы киңәйтеләчәк, зират территориясе төзекләндереләчәк.