Бүген Татарстанда +20 градус җылы булачак
![Бүген Татарстанда +20 градус җылы булачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/24/f84783225e896da898dc2258fc8ab4ed.jpg)
Бүген, 24 майда, Татарстанда антициклон йогынтысы аркасында салкын төннән соң коры һәм салкын көн фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада аз болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә 6-11 м/с көч белән төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилләре кайвакыт 14 м/с кадәр көчәячәк.
Көннең якты вакытында төбәк буенча һава 15-20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +17, +19 градуска кадәр).