Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган, 29 пациент терелгән
![Татарстанда соңгы тәүлектә 33 кеше коронавирус йоктырган, 29 пациент терелгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/d1d5addd571f4bb787f60836c1f3acf81d32b534/store/fill/780/440/d2599ab8e9ef2d8ee3efafb0c8571d75e567ee2ba528b7f0734a6257670b/IMG_20200720_120332.jpg)
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Аларның икесе генә инфекцияне чит илдә эләктереп кайткан, калган пациентлар әлеге авыруны республикада йоктырган. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте. «Алты пациент хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», — диде Галимова. Авыруларның күбесе — 30-50 яшь (11 кеше), шулай ук 18-30 яшь (6 кеше) аралыгында ачыкланган. Казанда инфекция йоктыруның — 27, Чаллыда — өч, Яшел Үзән районында ике очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5248 очрагы теркәлгән, 4104 кеше (шуларның 29ы — узган тәүлектә) терелгән.